“Балалар хыял илендә!”- әдәби кичә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

28 нче октябрь көнне Сарман үзәк балалар китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан Сарман урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белән “Балалар хыял илендә!” исемле әдәби кичә үткәрелде. Кичәне үзәк балалар китапханәсе методисты Фаузия Язкаровна язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр 15 китап авторы. Аның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Р. Бәшәрнең “Сандугачлы бишек” китабыннан шигырьләре укылды. Авторның “Нәни кунаклар”, “Җәй кызы”, “Сандугачлы бишек”, “Былбыл оясы”, “Ачык капка”, “Иртәгә дә яшисе бар” исемле китапларыннан күргәзмә ясалды һәм  аларга күзәтү үткәрелде. Кичә ахрында балалар китаплар белән таныштылар, битләрен актардылар, рәсемнәрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International