Яшь натуралистлар слеты

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

25-26 нчы октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә "Яшь натуралистлар"ның  III Республика слеты булып узды, анда 200 ләп табигатьне яратучы балалар катнашты. Төбәктә яшь натуралистлар хәрәкәтен торгызу буенча ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы программасы эшләнде. Слет вакытында юннатлар отрядларга бүленделәр һәм  уртак көч белән экологик проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр. Юннатлар экологик квестларда катнашты, “Яшь натуралист” көндәлекләрен тутырдылар, үзләренең фәнни-гамәли эшләре турында сөйләделәр. "Фәнни-тикшеренү эше" номинациясендә призлы 2 урынны безнең мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Исмәгыйлова Таңсылу алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International