Ләке авыл мәдәният йорты «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» республика конкурсында җиңүче булды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТР мәдәният министры, татар эстрадасы артистлары Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Алинә Шәрипҗанова, Марина Карпова, Айдар Фәйзрахманов катнашында «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, район мәдәният йортларыннан тыш, республиканың авыл җирлегендә урнашкан барлык мәдәни-ял учреждениеләре. Киң колачлы ярыш аларның эшчәнлеген стимуллаштыру, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, иҗади казанышларны бүләкләү, мәдәни-ял өлкәсендә инициативаларны хуплау, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү һәм авыл мәдәни-ял учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелде. «200-300 кеше яшәгән торак пунктның авыл клубы, мәдәният йорты» номинациясендә Ләке авыл мәдәният йорты җиңүче булды, ул җиһазлар, музыка уен кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре сатып алу өчен 500 000 сумлык акчалата сертификат алды.

Ләке мәдәният йорты коллективын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм югары казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International