4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көне

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан, 29 октябрь көнне, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көненә карата мәктәпкүләм класс сәгате үтте. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. кызы үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бәйрәм тарихы ополчение җитәкчеләре Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин белән таныштылар.
Укучыларга Болгавыр заман турындагы белемнәр кызыклы булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International