Зур Нөркәй урта мәктәбендә «Юл билгеләре буенча сәяхәт»дип исемләнгән библиографик  дәрес-викторина

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

29 нчы октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә «Юл билгеләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән библиографик  дәрес- викторина  үтте.  Ачык  чарада  ДБУ «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы " начальнигы Ситдыйкова  А. Р., мәгариф бүлеге методистлары Әхмәдуллина А. Ф., Хафизова Р. Г., Хәлиуллина Г. Г катнаштылар.  Бәйрәмне башлангыч  сыйныф  укытучысы Махубрахманова  Л. Т., педагог- китапханәче  Сәхбетдинова З. Ф. оештырдылар. Викторинада  3 сыйныф укучылары катнашты.

Чараның төп максаты булып 1-4 сыйныф укучыларының  юлда үз-үзләрен  тоту кагыйдәләрен искә төшерү, юл билгеләре һәм  светофор сигналларының әһәмияте белән танышу, акыллы  җәяүлене тәрбияләү торды. Бәйрәм уен һәм танып-белү формасында үтте. Һәр командага төрле  мавыктыргыч конкурсларда көч сынашырга  туры килде. Балалар  викторина  сорауларына да  җавап бирделәр, табышмаклар да чиштеләр, пазл, «кызыклы автомультлар» да җыйдылар. Иң  әһәмиятлесе  укучылар  юл йөрү кагыйдәләрен үтәү  турында бик күп кызыклы мәгълүматлар  алдылар. Бәйрәмебез кунагы Ситдикова А.Р. беренче сыйныф укучыларына бүләк итеп  кызыклы китаплар тапшырды. Сәяхәт ахырында барлык укучылар да бүләкләр һәм яктылыкны чагылдыручы  элементлар  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International