2019 елның 8-10 декабрендә «В.Спиваков фондының IV Академиясе. Балалар-балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты уздыру планлаштырыла

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 8-10 декабрендә «Татнефть» хәйрия фонды («Рухият» программасы) Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды белән берлектә В.Спиваков фондының IV Академиясе мәдәни-белем бирү проектын уздыруны планлаштыра. Балалар-балаларга. Татарстан»күргәзмәсе ачылды.

9 декабрь көнне Кама Тамагы штп. Җәлил мәдәният сарае, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре базаларында Россиянең танылган музыкантлары, Театр эшлеклеләре, хореограф һәм рәссам мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Бәйрәм фонд стипендиатлары, Сарман районының иң яхшы балалар иҗат коллективлары катнашында гала-концерт белән тәмамланачак.

Бүген Җәлил мәдәният сараенда «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Магдан кызы Шәйхетдинова, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Рафик Әзһәм улы Кәримов катнашында оештыру киңәшмәсе узды. Шулай ук Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, «Җәлилнефть» НГДУсы, «Җәлил поселогы»муниципаль берәмлеге Советы структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International