30 нчы октябрь көнне «Сарман» кинотеатрында армия сафларына алынучы егетләрне озату кичәсе булып узды. Кичәне район башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев А.Ф. башлап җибәрде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Гасанов Д.Г., дин әһелләре – Динар хәзрәт, район ветераннар Советы рәисе Миннегулов Н.М., яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гаделшин И.Р. егетләргә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән җыр-биюләр белән үрелеп барды.