2нче ноябрь көнне Җәлил мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды. Поселок башлыгы Кәримов Р. А. халыкка котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул Җәлил гимназиясе укучыларына Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырды. Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар һәм мөстәкыйльлекнең башы, чөнки паспорт-теләсә кайсы ил гражданины шәхесен таныклаучы юридик документ.