Эш визиты белән Сарман муниципаль районында «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды.
Бүген, 7 ноябрьдә, Азалак авылында авыл башкарма комитеты бинасы ачылды. Аны төзүе республика һәм җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә мөмкин булды.
Тантаналы чара «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов катнашында узды.
Тантананы ачып, район башлыгы Фәрит Хөснуллин барлык җыелучыларны истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Символик кызыл тасманы кискәннән соң, мөхтәрәм кунаклар административ объект биналарын карадылар.