Районыбызның хөрмәтле кешеләре - Сарман авылында яшәүче, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Татарстанның атказанган табибы Рафис һәм Рәзинә Мусиннарның 7 ноябрьдә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
Аларны алтын туйлары белән район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән шулай ук район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Сахуриев котладылар, иң матур теләкләрен җиткерделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.