Кызыклы әңгәмәдәш белән кызыклы очрашу

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген проектның кунагы мәктәпне 30 ел элек тәмамлаган укучыбыз Владимир Николаевич Филимонов булды. Ул 10 нчы сыйныф укучылары белән әтиләрчә эчкерсез сөйләшү алып барды. Кунак балаларга кешенең мөмкинлекләре, максат куюның зарурлыгы, белем алуның мөһимлеге, чит телләрнең  карьера үсешендәге роле, эчке стержень, кешелеклелек турында сөйләргә өлгерде. Укучылар өч югары белеме булган,  зур нефть һәм газ чыгару идарәсенең йөзләрчә кеше белән эшләүче профсоюз лидеры, хоккейчы, стратег, оратор, бик күп илләрне гизгән кызыклы әңгәмәдәш, ныклы гаилә башлыгыннан конкурентлыкка сәләтлелек турында осталык дәресе алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International