"Җәлил гимназиясе" нең "Балачак" мәктәп театры Ләшәү - Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында үткәрелгән " Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" Бөтенроссиякүләм фәнни- гамәли конференциясенең "Тукай иҗатында табигать" номинациясендә җиңү яулады. Түгәрәк эшчәнлегендә актив катнашучы укучылар мәктәп музейлары, китап күргәзмәләре белән танышты, кызыклы остаханәләрдә катнашты. Шулай ук филология фәннәре докторы, шагыйрь, профессор Фәрит Яхин белән очраштылар. Бүгенге чара "Фестиваль агачы" акциясе белән тәмамланды.