19 ноябрь көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Советында атналык киңәшмә узды. Аны «шәһәр тибындагы Җәлил» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы үткәрде. Киңәшмәдә Сарман муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, Җәлил поселогы оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә котлаулардан башланды. Мәгариф системасында озак еллар намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен һәм юбилее уңаеннан Җәлил 7нче «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире Бакирова Ләйсән Нашат кызы «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы»муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткән ветераннар (пенсионерлар) беренчел иҗтимагый оешмасы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы адресына да бер котлау яңгырады. Аны шулай ук «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Киңәшмәдә Рәфикъ Әзһәм улы чыгыш ясады. Ул гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрүгә әзерлек, 2019 елда үзара салым программасын гамәлгә ашыру һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.
Фәндәс Әнәс улы Татарстан Республикасы районнарында үзара салым программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.