Ләшәү-Тамак мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды
21 нче ноябрь көнне Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучыларының «Инглиз теле укытучысының осталыгын үстерүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану» дигән темага муниципаль семинары булып узды. Ачык дәрес һәм мастер-классны чит тел укытучысы Абзалов А. Л. тәкъдим итте. Шулай ук укытучылар өчен мәктәп буенча кызыклы экскурсия әзерләнгән иде.