Мәдәният яңалыклары

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 нче ноябрь көнне Яхшыбай авыл клубында «Әнкәй белән үстек бер йодрык» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә күп балалы өлкән, урта буын һәм яшь әниләр, аларның балалары, оныклары чакырылды. Өлкән буын истәлекләре белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен бирде. Балалар әниләренә бүләкләр тапшырдылар, иҗади чыгышларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кичә барысының да күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International