Сарман районында инглиз телендә җыр бәйгесе узды
26 нчы ноябрь көнне Сарман гимназиясе базасында инглиз телендә җыр бәйгесе узды. Конкурсның максаты – укучыларның игътибарын инглиз телендәге мәдәнияткә җәлеп итү һәм укучыларның чит телләрне өйрәнү белән кызыксынуларын үстерү. Конкурста соло һәм коллектив номерлары тәкъдим ителде. Яшь артистларның чыгышлары күңелле, кызыклы һәм истә калырлык булды. Жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны Петровка Завод мәктәбе, Җәлил гимназиясе, Карашай Саклау мәктәбе коллективлары, шулай ук Җәлил беренче мәктәбе, Сарман мәктәбе, Сарман гимназиясе укучылары үзенчәлекле чыгышлары белән таң калдырдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр мәгариф бүлегенең грамоталары белән бүләкләнде, катнашучылар сертификатлар алды.