26 ноябрь көнне Сарман гимназиясендә «Өйрәнелә торган тел илләре музыкасы»дигән Инглиз - Америка җырының муниципаль конкурс-фестивале узды. Конкурста районның 11 мәктәбе катнашты. Укучылар зур кызыксыну һәм теләк белән, чит телләрдәге яраткан җырларын башкарып, үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр. Балалар конкурска бик җаваплы карадылар. Остазлары җитәкчелегендә җырлар, костюмнар сайладылар.
Жюри алдында ике номинациядә 19 матур номерны (солоны башкаручылар һәм коллектив башкарулар) бәяләү катлаулы бурычы торды. Жюриның барлык әгъзалары да чыгышларны бик теләп тыңладылар һәм бәяләделәр.