Әниләр көне

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен Әниләр көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Тулган ай күк түгәрәктер,Әнкәйле дөнья гына” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичә барышында кадерле әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International