"Нефть.Тарих,хокук,сәясәт һәм мәдәният"түгәрәк өстәл

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

26 ноябрьдә ӘГНИ " Нефть.Тарих,хокук,сәясәт һәм мәдәният"дигән темага түгәрәк өстәл узды.Җәлил беренче мәктәбе укучылары Фролова Дарья һәм Жалялетдинова Виктория 8а сыйныф укучылары (фәнни җитәкчеләре Латифуллина Г.Ф. һәм Әсәдуллина А. М.) укучыларны социаль-гуманитар тикшеренүләр" секциясенә үзләренең докладларын яклау өчен чакырылдылар һәм "Яшьләр сленгы: үсеш тенденцияләре һәм юллары"дигән доклад белән чыгыш ясадылар. Эштәге фәнни хезмәтләре өчен алар кыйммәтле бүләк белән бүләкләнделәр, ә җитәкчеләр Рәхмәт хатлары алдылар. 10 б сыйныф укучысы Нигъмәтуллина Аделина "Геологик һәйкәл: Шөгер нефтебитум заводы музее" дигән темага гадәти булмаган доклад яклап, аның фәнни җитәкчесе Шакирова А.А. Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International