Шәһәр тибындагы Җәлил поселогында яшәүче Шәймәрданова Люция Миңнулла кызы 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны котларга шәһәр тибындагы Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. Ә., Җәлил ш. т. п. Советының оештыру эшләре буенча бүлек җитәкчесе Гарифуллина Г. И., «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Рәхимова Ф. Г., бүлек мөдире Рәфикова Г. Р., туганнары һәм дуслары килгән иде.
Юбиляр өчен Җәлил гимназиясенең 7б сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова Илмира Наил кызының котлавы сюрприз булды. Баянда уйнау белән кунакларны Якупов Илназ сөендерде. Барысы да бик теләп яшьлек җырларын башкардылар. Балалар Люция Миңнуловнаны котладылар, озын гомер теләделәр һәм аны шефлыкка алырга карар кылдылар.
Люция Миннуловна игътибар үзәгендә булуына куанды. Ул кунакларга чын күңелдән сөенде, барлык кешеләргә тынычлык һәм игелек теләде, зирәклеге, киң күңеллелеге, ачыклыгы белән сокландырды.