Сарман районының 34 комбайнчысы «2019 елда республиканың иң яхшы 500 комбайнчысы» исемлегенә керде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан «иң яхшы комбайнчы-2019» республика конкурсы игълан ителде, ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.

Конкурста барлыгы 1464 АПК хезмәткәре катнашты, шул исәптән: бөртекле культураларны суктыруда 1307 комбайнчы һәм бөртекле культураларны чаптыруда 157 механизатор. Конкурста 500 белгеч җиңүче булды, шуларның 34е - Сарман районы комбайнчылары.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг уздырылды. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International