26 ноябрь көнне шәһәр тибындагы Җәлил поселогында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Хәлимов Р.Х. ярдәмчесе - Шәймәрданов Рүзәл Рафаэль улы «шәһәр тибындагы Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рәфикъ Әзһәм улы белән берлектә гражданнарны кабул итте.
Очрашу барышында юлларны ремонтлау, Җәлил поселогының шәхси секторында мәчет төзү,агач утырту һәм башка мәсьәләләр каралды.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, һәр мөрәҗәгатькә җавап хаты җибәреләчәк.