"Тамырсыз әрем дә үсми"

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Халык: «Тамырсыз әрем дә үсми", - ди. Үз шәҗәрәңне белмәү - ул үз тамырларыңа карата ихтирамсызлык. Тагын А.С. Пушкин: «Ата-бабаларга карата ихтирамсызлык гаделлекнең беренче өндәмәсе ул», - дип яза. Һәр кешегә үз тамырларын, үз гаиләсенең тарихын белергә кирәк. Шуңа күрә, үз гаиләнең тарихын күбрәк белгән саен, без үз халкыбызның һәм шул чорда яшәгән кешелэрнен тарихын белербез. Кызганычка каршы, күбесе әби-бабайлардан кала туганнарын белми.

Шәҗәрәне ни очен төзергә кирәк? Шуннан башлыйк, бу кызыклы, мавыктыргыч шөгыль. Ул шымчы һәм археолог һөнәренә бик якын килә. Чөнки нидер эзлэргә, гасырларга тирән үтергә, төрле документларда казынырга  кирәк...

«Безнең йорт - гаилә һәм мәктәп» дигән мәктәп айлыгы кысаларында гимназия укучылары үз тамырларын кызыклы эзләү белән шөгыльләнделәр һәм рекреацияләрдә үз шәҗәрәләреннән күргәзмә оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International