Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков эш сәфәре белән Сарманга килде, анда ул район үзәк хастаханәсендә булды һәм гражданнарны кабул итте.
"Демография" милли проекты чикләрендә Геннадий Николаевич "Сарман район үзәк хастаханәсендә" гериатрия кабинетының һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен бүлеп бирелгән махсуслаштырылган палаталарның эше белән танышты.
Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында, "Бердәм РОССИЯ" партиясе оешуга унсигез ел тулу уңаеннан, Сарман җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.