Иске Минзәләбаш мәктәбендә Әниләр көне

2019 елның 30 ноябре, шимбә

Әни булу- авыр хезмәт! Балаларга тәрбия, белем бирергә кирәк. Кулларыннан җитәкләп якты киләчәккә, бәхетле тормышка озату, язмышның авырлыкларына әзерләү дә әни өстендә. Шуңа күрә, Әниләр көненә балалар бик яратып әзерләнәләр, әниләрен котлыйлар.

Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Әни, мең яшә!” дип аталган бик матур чара узды.  Балалар әниләренә тырышып концерт номерлары әзерләделәр, үз куллары белән открыткалар, бүләкләр ясадылар. Бәйрәм күңелле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International