Күтәмәле мәктәбе укучылары әниләрен котладылар

2019 елның 30 ноябре, шимбә

29 ноябрьдә Күтәмәле мәктәбендә Әниләр бәйрәме үтте. Укучылар иң якын кешеләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр, кызыклы күренешләр әзерләгәннәр иде. Ахырдан алар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тараттылар, бергәләшеп җыр башкардылар. Әниләре балаларына рәхмәтле калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International