МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары Әниләр көне уңаеннан иң якын кешеләренә бүләкләр әзерләделәр. Барлык классларда да тирән эчтәлекле класс сәгатьләре үткәрелде. Әңгәмәләр вакытында балалар, бер-берсен уздыра-уздыра, иң кадерле кешеләре турында язган иншаларын укып үттеләр. Укучылар әниләргә багышланган презентацияләр карадылар, әниләр турында җырлар тыңладылар.