Иң изге бәйрәм-Әниләр көне!

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Әни... нинди кыска сүз...Ләкин өч кенә хәрефтән торса да, үз әченә нинди тирән мәгънә, галәмнең барлык назын, күңел җылысын, чиксез мәхаббәтен сыйдырган ул. Бала өчен әнисеннән кадерлерәк кеше бар микән җир йөзендә!? Мөгаен юктыр... Гомер агымы елларны ничәгә кадәр тәгәрәтсә дә, әниләребез янына кайтып, аларның газиз, нурлы йөзләрен күрә алган чакта, без һәммәбез дә бала булып калабыз. Әни булган өйдә һәрчак рәхәт, анда тәмле ризык исләре урамнан ук каршы ала, тәрәзә өлгеләреннән үк нур бөркелә.

Һәм бихисап күп бәйрәмнәр арасында- Әниләр көне иң мөһиме, иң яктысы, иң хөрмәтлесе дисәк, ялгыш булмас. Шушы якты бәйрәмгә багышлап, И.Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктебе укучылары үзләренең йөрәк җылысын җыр- бию аша бүләк иттеләр.

Әниләр... сезгә багышланган җырлар елата да, җырлата да. Үткән җомга кичендә укучыларыбыз башкаруында һәр җыр, һәр бию күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.Сәхнәдә үзләренең инде үскән, ләкин һәр әни өчен бердәнбер сабыйларын күргәч, иреннәрендә сөенеч тулы елмаю булса, күзләрендә яшь ялтрады.

Бәйрәм бер тында үтте, сәгать ярым вакыт бер мизгел сыман тоелды. Кичәнең ахырында, үзенең бөтен тормышын сәнгатькә,балаларга, җыр моңга багышлаган, хөрмәтле укытучыбыз Хамидуллина Расиха Мөгәлләф кызы, кадерле әниләргә котлау сүзләре әйтте.

Һәр сабый әниле, әтиле булып, ана назына төренеп үссә иде. Ачы хәсрәтләр өйләребезгә юл  тапмасын, бәхет, шатлык, хөрмәт, саулык- сәламәтлек, куанычлар түребездә озын- озак елларга кунак булып килсеннәр.

Хөрмәтле, кадерледән кадерле  Әниләр, балаларыбызның мәхаббәтен, кадер -хөрмәтен төеп яшәргә язсын гомер буе. Үсеп җитеп шәхес булып, төн йокыларын күрмиче, назлап үстергән эниләренә терәк булсыннар иде!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International