«БӘХЕТ ЙОЛДЫЗЫ»

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 22-26 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Бәхет йолдызы»VII Ачык Республика татар вокаль сәнгате фестиваль - конкурсы узды. Анда Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Мөслим, Минзәлә, Мамадыш, Лениногорск, Яңа Чишмә районы, Сарман, Җәлил бистәсе һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар катнашты.

М.Г.Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә читтә калмады.

7-10 яшьлек икенче кечкенәләр төркемендә «нәфис сүз» номинациясендә Нуретдинов Наил III дәрәҗә лауреат булды, «Вокал-соло» номинациясендә Вафина Камилә III дәрәҗә лауреат булды, урта төркемдә: 11-13 яшьлек Мәсәлимова Раяна, Сафина Эльвира шулай ук III дәрәҗә лауреат, Гәрәева Айзилә өлкән төркемендә: 14-18 яшьлек Вокал – соло номинациясендә Хамбалова Айсылу I дәрәҗә дипломант булды.  «Кәеф» татар вокаль ансамбле «Вокал-ансамбль» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Нуретдинова Л.С.). Укучысы Шиһапова О.А.  Мөхәммәтҗанова Аделина II дәрәҗә дипломга лаек булды. Хабибуллина Г.Н. тәрбияләнүче Гәрәйшина Эвелина III дәрәҗә лауреаты, Хәбибуллина Айсылу II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Укытучыларыбызны һәм аларның тәрбияләнүчеләрен чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International