3 нче декабрь көнне, инвалидлар декадасы уңаеннан, район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин тормышны яратам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Г.Г. балаларны бәйрәм белән котлады, барысына да сәламәтлек теләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар оештырдылар.