Ел саен 1 декабрьдә СПИД белән көрәшү көне билгеләп үтелә. «Форпост» отряды әгъзалары бу датаны игътибарсыз калдырмадылар. Җәлил икенче урта мәктәбендә «СПИДка каршы көрәштә үз эзеңне калдыр»акциясе үткәрелде. «Кызыл тасма (борылган «V») - безнең мәрхәмәт, ярдәм һәм СПИДтан башка киләчәккә өмет символы. Шуңа бәйле рәвештә, без гомер агачын шушы символлар белән тутырдык. Бу проблемага мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү бик мөһим