4 декабрь көнне “Сарман” кинотеатрында, халыкара инвалидлар көне уңаеннан, “Игелек кылып яшик” исеме астында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Киноучреждение коллективы тарафыннан әзерләнгән бу кичәдә, балалар киновикторинада катнашып, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр һәм күчтәнәч бүләкләр алып сөенделәр. Соңыннан балалар өчен экранда “Веселая ферма” исемле мультфильм күрсәтелде.
Бәйрәмне уздыруда спонсор булып районда нотариус булып эшләүче Салахова Рәйсә Рифкат кызы үзеннән зур өлеш кертте.