Халыкара инвалидлар көне һәм Халыкара волонтер көне кысаларында Җәлил беренче мәктәп Җиңү волонтерлары интернат-йортта "Дөньяны игелек коткарыр" дигән бәйрәм концерты оештырдылар. Балалар кызыклы программа әзерләделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр иде.