Татарстан Республикасы авыл яшьләре проблемаларын өйрәнү буенча анкеталау.

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген аграр көллият студентлары белән Сарман муниципаль районы авыл җирлекләрендә даими яшәүче авыл яшьләре арасында анкеталау үткәрелде. Анкеталау Татарстан Республикасы Авыл яшьләре проблемаларын өйрәнү буенча тикшеренү максаты белән үткәрелә. Тикшеренүне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы " Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә авылда яшьләр арасында булган куркынычларны ачыклау планлаштырыла.

Аграр көллият җитәкчелегенә анкета тутыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International