“Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне”- очрашу кичәсе.

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне” исемле очрашу кичәсе узды. Китапханә хезмәткәрләре очрашуны кызыклы итү өчен бик тырыштылар. Балалар төрле белем тармаклары буенча сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, тизлеккә – җитезлеккә булган  уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Очрашу кичәсе сизелми дә үтеп китте, шул арада Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җиттеләр, якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмнән балалар күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International