Шәфкатьлелек бизи кешене.

2019 елның 6 декабре, җомга

Һәр елны 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы.

  Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.

   Инвалидлар декадасы уңаеннан Азалак мәктәбе укучылары инвалид әби-бабайларга шефлекка бардылар, “Шәфкатьлелек бизи кешене” темасына класс сәгатьләре үткәрелде һәм әдәбият дәресләрендә шагыйрь-инвалид Фәнис Яруллин искә алынды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International