Иске Минзәләбаш мәктәбендә Инвалидлар декадасына багышланган чаралар узды.
Укучылар мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Әминә апага барып кайттылар. Хуҗалык буенча ярдәм итеп, бүләкләр тапшырдылар.
Мәктәптә “ Толерант бул” дип аталган класс сәгате узды. Балалар бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген аңладылар. Бөтен кеше дә бер стандартка туры килергә тиеш түгел, һәр кеше үзенчәлекле дигән нәтиҗәгә килделәр.
Һәрберебез үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйларга өйрәнсәк иде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне урап узмыйк, яхшылык эшләргә иренмик!