Сарманда район Советында атналык киңәшмәсе узды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булды, аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча «Россия Саклык банкы» ГАҖ Түбән Кама ш.турыдан-туры сату идарәсенең туры сатулар буенча белгече Нина Терентьева чыгыш ясады. Ул «Россия Саклык банкы» ГАҖ клиентларының финанс грамоталылыгы, алдау гамәлләрен булдырмау һәм банкның яңа ел алды акцияләре турында сөйләде.

Район торак пунктларында адреслы хуҗалыкның торышы турында статистика бүлеге начальнигы Сиринә Чуркина сөйләде.

«Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чараларның үтәлеше турында» гы мәсьәлә буенча сүз Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге башлыгы Радик Госмановка бирелде.

Аннары киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Александровка авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International