Без барыбыз да ирекле җәмгыятьтә яшибез, һәм һәрберебез аның гадел һәм намуслы булуын, кешеләрнең калын акча янчыгы һәм йогынтылы туганнары өчен түгел, ә белем һәм осталыклары, дөньяны яхшырак һәм чистарак итәргә омтылуы өчен бәяли белүен телибез. Ел саен бездә «сәламәт» җәмгыятьне, коррупциядән һәм ришвәтчелектән азат булган кешеләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә. Безнең район мондый чараларда актив катнаша һәм әлеге тематикага багышланган республика конкурсларында призлы урыннар яулый.