Илексаз мәктәбе укучысы көрәштән III урында

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

7 нче декабрь көнне Петровка урта мәктәбендә "Көрәш" буенча Сарман муниципаль районы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 2 укучы: 5 нче сыйныфтан Сәләхов Руслан һәм 6 нчы сыйныфтан Сөләйманов Радмир катнашты. Сөләйманов Радмир призлы 3 нче урынны алды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International