Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды.

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

 Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Тел һәм әдәбиятны укытканда сәнгатнең башка төрләреннән файдалану” дигән темага район методик берләшмә утырышы узды. Укытучылар  “Өйрәнелгән дәресләр илендә”,  “Саннар тарих битләрендә”  темалары буенча интегральләштерелгән дәресләр күрсәттеләр. Театр елын йомгаклау уңаеннан сәхнәләштерелгән тамашадар тәкъдим ителде:

 Г. Гыйльманов”Минем исемем -Бүрек”-3 сыйныф

Т. Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”-  10-11 сыйныфлар

Әдәбиятта һәм музыкада уртак төшенчәләр берлеге, әдәбиятта предметара бәйләнеш, татар теле һәм әдәбиятын укытканда эстетик тәрбия бирүгә бәйле проблемлар буенча фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International