15 нче январь көнне гимназиябездә хезмәт һәм тыл ветераны Сөләйманова Гәүһәр Нәбиулла кызы белән очрашу булды. Ул үзенең бала чагын, сугыш вакытындагы авыр тормышны, халыкның ачлы-туклы яшәвенә карамастан, бердәм, ярдәмчел булуы турында сөйләде, үзенең киңәшләрен бирде. Хәзерге буынның бик рәхәттә яшәвен һәм шушы яхшы тормышның кадерен бик үк белеп бетермәвебез турында да кисәтте. Укучыларыбыз Гәүһәр апаның һәр сүзен, һәр җөмләсен йотлыгып тыңладылар, кат-кат үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.