Бүген Сарман гимназиясендә чираттагы “Ел укытучысы-2020” һөнәри конкурсының йомгаклау этабы үтте. Районыбызның ел укытучысы билгеләнде. Конкурс 2 көн дәвам итте. 1 нче көнне укытучылар дәрес фрагментлары күрсәтте. Бүген мастер-класс күрсәтүдә осталыкларын сынадылар. Җюри әгъзалары үз бәяләрен бирделәр, 3 номинациядә иң яхшы укытучыларны билгеләделәр. "Ел укытучысы” номинациясендә – Вәлиева Элвира Дамир кызы, “Педагогик дебют” номинациясендә – Хәертдинова Аида Алберт кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Ханова Нурания Вәзир кызы иң яхшылары дип табылды. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә сертификатлар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурста җиңү яулаган укытучылар 7-8 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк зона этабына район данын якларга барачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз!