Дәреслекләрне балалар хәрәкәте активистлары мәктәп китапханәчесе белән берлектә тикшерделәр. Дәреслекләрнең расписание буенча булулары, тышлары, шулай ук дәреслекләрнең тышкы кыяфәте тикшерелде. Рейдның максаты-балаларда дәреслекләргә дөрес һәм сакчыл караш тәрбияләү. Укучыларның күбесе дәреслекләрне яхшы хәлдә тоталар, аларны мәктәп расписаниесе буенча йөртәләр һәм аларның санитар торышын күзәтәләр. Башлангыч сыйныф укучылары сөендерде: дәреслекләргә намус белән карыйлар. Рейд барышында китапханәче укучыларга дәреслекләрдән файдалануның төп кагыйдәләре һәм дәреслекләрне бозган өчен җаваплылык турында тагын бер кат искә төшерде.Барлык дәреслекләр дә уку процессында кимендә 5 ел кулланыла, шуңа күрә аларны тиешле дәрәҗәдә саклап калырга кирәк.Рейд нәтиҗәләре буенча мәгълүмат белән сыйныф җитәкчеләре таныштырылды.