15 гыйнвар көнне Җәлил мәдәният сараенда «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

15 гыйнвар көнне Җәлил мәдәният сараенда «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлегендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәм Татарстанның барлыкка килүе турында видеоролик күрсәтү белән башланып китте. Концерт программасын «Татарстан, Республикам минем» җыры белән «Җәлил яшьләре» вокаль ансамбле (җитәкчесе Яна Гурешидзе) ачып җибәрде.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкат кызы чыгыш ясады.

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республика конкурсында актив катнашканнары өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Җәлил гимназиясе директоры Булатова Гөлнара Назыйф кызы, Җәлил поселогы пенсионеры Гарипова Гүзәлия Нух кызы, «Рапсодия» кафесы директоры Хөсәенова Венера Мәхмүт кызы, (конкурс финалисты) һәм Мингазова Әнисә Галимҗан кызы - шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе Ветераннар советы рәисе ("Иң яхшы җәмәгать проекты" номинациясендә җиңүче) бүләкләнделәр.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Указы нигезендә «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале белән бүләкләнделәр:

Латипов Сәхибҗан Салих улы - янгынга каршы хезмәт ветераны. 26 елдан артык хезмәт биографиясен янгыннарны профилактикалау өлкәсендә эшләгән, 32 нче янгын частеның янгыннарны профилактикалау бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән. Озак еллар янгын частеның ветераннар советы рәисе булып тора. Үз коллективының һәм бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы.

Талибуллина Нәфисә Наил кызы - югары квалификацион категорияле химия һәм биология укытучысы. Нәфисә Наил кызының педагогик эшчәнлеге 1980 елдан башлана. Аның җитәкчелегендә ел саен фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелде. Аның укучылары химия, биология һәм экология буенча Бөтенроссия олимпиадаларының, төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрнең, «Зур химия киләчәге» Идел буе төбәкара олимпиадасының, «Экология һәм энергетика» Халыкара олимпиадасының муниципаль турларында җиңүчеләр һәм призерлар. Аның җитәкчелегендә Җәлил гимназиясе укучылары командасы «Зур химия узышлары-2009» республика конкурсында икенче урынны яулады, ә 2010 елда «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» республика конкурс-уены лауреаты булды. Бүген ул лаеклы ялда, яраткан тормыш иптәше, әни һәм әби.

Макова Леля Валентин кызы - бөтен гомерен педагогикага, мәгарифкә, балалар белән эшләүгә багышлаган кеше. Леля Валентиновна «Кызыл Калфак» балалар бакчасын балалар яратып килә торган урын итә алды. Ул үзенең тәҗрибәсен, бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен җитәкләүчеләргә белемен тапшырды. Бүген дә лаеклы ялда, яраткан тормыш иптәше, үз балалары һәм оныклары өчен яраткан әни һәм әби.

Шулай ук катнашучыларны "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафыйк Әзһәм улы сәламләде.

Ул тантаналы шартларда бистә мәктәпләре укучыларына паспорт һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Нури Арслановның «Минем Туган ягым» шигырен «Минем Россия – минем Татарстан» конкурсы җиңүчесе Кораблева Виктория (5 нче «Әкият» балалар бакчасы, җитәкчесе Е. Габдуллина), Афанасьеваның «Безнең Татарстан» шигырен «Минем Россия – минем Татарстан» конкурсы җиңүчесе Шәйдуллин Самат (4нче балалар бакчасы, җитәкчесе Р.Якупова) укыды.

«Родники», «Ак калфак» (җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Гинатуллин) һәм «Дуслык» (җитәкчесе Н.Гатиятуллина), җырчы Румил Илһамов чыгыш ясадылар.

«Безнең заман» эшләүче яшьләр фестиваленең зона этабы җиңүчесе «Барслар» хореография ансамбле (җитәкчесе Р.Латыйпова) «Татар биюе», «Башкорт биюе»н «Вдохновенье» хореографик ансамбле (җитәкчесе В. Гамирова) башкардылар.

«Шатлык» инструменталь ансамбле (җитәкчесе Р.Юзлибаева), «Созвездие-Йолдызлык-2019» эстрада сәнгатенең республика телевизион фестиваленең 2 нче дәрәҗә лауреаты (супер-финал) Айсылу Хәбибуллина искиткеч чыгыш ясады.

«Җәлил яшьләре» вокаль ансамбле һәм Җәлил мәдәният сараеның берләштерелгән хореография ансамбле (җитәкчеләре Я.Гурешидзе, Р. Латыйпова, В. Гамирова) белән берлектә «Авыл җыры» вокаль-хореографик композициясе финал җыры белән яңгырады.

Концертка килгән тамашачылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.  Артистларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Советы һәм Башкарма комитеты оешма, предприятие ветераннарына һәм хезмәткәрләренә поселок тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International