Укытучылар елы - 2020

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

    Укытучылар! Җәмгыять тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган һөнәр ияләре. Элек-электән укытучылар кешелек тәҗрибәсен яшь буынга тапшырып килгәннәр. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр - укытучы хезмәте. Укытучы яшь буынны чын кеше итеп тәрбияләү өчен көрәшә.  Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалып калмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Укытучы биргән белем - кошларга канат ничек кирәк булса, шулай кирәк.  Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем белә.  Ел саен үткәрелә торган "Ел укытучысы" республика конкурсы чын-чынлап иҗади һәм талантлы укытучыларны ачыклауга юнәлдерелгән. Районыбызда ел саен әлеге конкурсны үткәрү матур традициягә әверелде. Яңа ел да искәрмә түгел. 15 нче һәм 16 нчы гыйнвар көннәрендә Сарманда "Ел укытучысы - 2020" конкурсының муниципаль этабы узды. “Җәлил гимназиясе”н башлангыч сыйныф укытучысы Яппарова Гөлнара Зәйнетдин кызы һәм тарих укытучысы Хәертдинова Аида Альберт кызы тәкъдим итте. Конкурсның беренче көнендә алар дәрес фрагментларын күрсәттеләр. Финалда катнашучылар «Мастер – класс» конкурсында үзләренең педагогик осталыкларын  сынадылар. Конкурста катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәм чарасының бик матур өлеше  булды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Аида Альберт кызы конкурсның "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче, ә Гөлнара Зәйнетдин кызы «Ел укытучысы - 2020» конкурсы лауреаты исемнәрен алдылар. Хөрмәтле коллегалар! Сезне  чын күңелдән конкурста җиңүегез белән котлыйбыз.  Бу шатлыкны Сезнең белән уртаклашабыз һәм Сезнең һәрвакыт шундый ук максатчан, актив, тәвәккәл, энергияле, амбициоз һәм талантлы булып калуыгызны телибез. Тормышыгызда җиңүләр күбрәк булсын, ә  юлдагы авырлыклар мөмкин кадәр азрак булсын!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International