Сарманда креатив чаналар фестивале узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Әлеге чара районда беренче тапкыр уздырыла һәм ул зур бәйрәм төсен алды.

Районның оешмалары, авыл җирлекләре командалары – барлыгы утыздан артык команда, төрледән-төрле чаналар ясап, Үзәк ял паркында ясалган таудан шууда ярышалар. Кызыклы чыгышлар, дәртле җырлар һәм биюләр фестивальне тагын да күңелле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International