Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.
Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. "Минзәләбаш" ПК идарәчесе Илшат Вәлиев халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Рөстәм Сәлимгәрәев чыгыш ясады.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.