Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

20 нче гыйнварда мәктәбебезнең барлык сыйныфларында ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиевка багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Аларның төп максаты булып укучыларны  ТАССРның  оешу тарихы, аның данлы үткәне  белән таныштыру аша, тарихка һәм күренекле шәхесләребезгә хөрмәт тәрбияләү,  кызыксыну һәм горурлык хисләре  уяту тора. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Димәк,тарихны өйрәнү - киләчәккә нигез салу ул.
Бүгенге  сыйныф сәгатьләре юбилейлар елында үткәреләсе күпсанлы ачык тәрбия чараларына старт бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International