2020 елның 20 гыйнварында Азалак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы чыгыш ясады. Шулай ук “Нөркәй” агрофирмасының "Уңыш" җитештерү комплексы идарәчесе Розумбетов Рөстәм Канжай улы, участок полиция хезмәткәре Таҗетдинов Раил Әмирҗан улы, Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Госманов Радик Рафаэль улы, Азалак авыл җирлеге ветераннар советы председателе Фарлукшина Музаллия Музагит кызы чыгыш ясадылар. 2019 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы сөйләде.
2019 елда эшчәнлекнең төп юнәлешләре: социаль мәсьәләләрне хәл итү, җирлекнең торак пунктларын төзекләндерү , халыкның тормыш-көнкүрешен һәм иминлеген тәэмин итү. Ахырда авыл җирлеге башлыгы район хакимиятенә, авыл җирлеге депутатларына, барлык җирлек халкына рәхмәт белдерде. Авыл халкының аңлавы һәм ярдәме безнең җирлекнең социаль-икътисади үсешенең тотрыклылыгын саклап калуга ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Уртак тырышлык, уртак һәм җайга салынган эш белән генә дә 2020 елга куелган бурычлар үтәләчәк